Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 сентябрь , 16:16

“Радий Хәбировны сайлау – Башкортстан халкының аңлы һәм җаваплы карары”

Бүген Уфада Башкортстан башлыгы инаугурациясе тантанасы булды. Оскар Ситдыйков, СВО һәм “Геройлар вакыты” программасы катнашучысы Радий Хәбировның вазифага керешүенә карата үз фикерен белдерде.

“Радий Хәбировны республика Башлыгы вазифасына сайлау Башкортстан халкының аңлы һәм җаваплы карары, дип уйлыйм. Кешеләр, эш нәтиҗәләрен күреп, аны үз лидеры итеп сайлады. Республика Башлыгы белән шәхси очрашу вакытында аның төбәк турында ихлас кайгыртуы, халкы өчен җан атуы һичшиксез аңлашыла иде. Бу кешенең “күзләре янып тора” һәм аңа вакыт кына җитми. Тәүлек эчендә 50 сәгать булса, ул шул 50 сәгатьне дә эшләп үткәрер иде, мөгаен. Һәм бу энергия йога торган сыйфатка ия. Шундый лидерның янәшәсендә буласы килә, аның кебек республика  мәнфәгатьләренә 100 процентка эшлисе, аның командасында буласы килә.

Республикадагы уңай үзгәрешләр аннан читкә китеп торганда һәм башка төбәкләр белән чагыштырганда аеруча нык күренә. Радий Хәбиров җитәкчелегендә республика җитди нәтиҗәләргә ирешеп, югары биеклекләр яулаячагына ышанам.

“Геройлар вакыты” программасын аерым билгеләп үтәсем килә.  Бу программа  республика үсешенә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек. Программада катнашучы буларак, шуны әйтә алам: ул нәтиҗәле эшли һәм күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Программа шулкадәр грамоталы төзелгән ки, син теориядә нәрсә дә булса өйрәнү белән аны практикада шунда ук ныгытасың да. Һәм бу, минемчә, укытуның иң  нәтиҗәле ысулы. Мин республика башлыгы әлеге программаны гамәлгә ашыруны  “үз агымына” ташламас дип ышанам. Ул киләчәктә дә шулай ук әйбәт эшләячәк.

Шуны да ассызыклыйсы килә, республика Башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне шәхси контролендә тота. Бу аермачык сизелә. Ә “показуха” күренеп тора бит ул. Безнең республикада бу эш исем өчен генә куелмаган. Барлык киңәшмәләре һәм утырышларын да республика Башлыгы нәкъ шушы темадан башлый бит. Мин бу эш арытаба да дәвам итәр, дип ышанам”, – диде Оскар Игътибар улы Ситдыйков. 

Чыганак: mgazeta.com

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: