Бүген, 12 сентябрьдә, республикада мөһим сәяси вакыйга – Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кереште.
Инаугурация Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында үтте. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов Радий Хәбировка Башкортстан республикасы Башлыгы таныклыгын тапшырды. Аннары республика Башлыгы Башкортстанның дәүләт телләрендә ант бирде.
Инаугурация вакытында Радий Хәбиров сайлауларда үзенә күрсәткән ышанычлары өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Сайлауларның нәтиҗәләре – ул кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, икътисадны һәм социаль өлкәне үстерү, шәһәрләрне һәм авылларны төзекләндерү, Башкортстанның илнең әйдәп баручы төбәге буларак позициясен ныгыту буенча киңкырлы эшчәнлеккә һәм идарә командасының эшенә югары бәя бирү нәтиҗәсе, дигән фикердә Радий Фәрит улы.
– Мин Русия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерәм, ул миңа ышаныч белдерде һәм минем Башкортстан Башлыгы вазыйфасына тәкъдим ителүемне хуплады. Иң мөһиме – бу елларда Владимир Путин республикабызда мөһим башлангычларны тормышка ашыруда актив ярдәм күрсәтте, аның тормышының барлык яклары үсешенә йогынты ясады, – диде Радий Хәбиров.
Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым рәхмәт белдерде.
– Башкортостан сезнең белән горурлана. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез, сезне Җиңү белән көтәбез”, – диде төбәк җитәкчесе.