Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 сентябрь , 10:40

Радий Хәбиров: Яшьләребез республикада белем алсын өчен барысын да эшлибез

Бу хакта ул инаугурация тантанасында әйтте. 

Радий Хәбиров: Яшьләребез республикада белем алсын өчен барысын да эшлибез
Радий Хәбиров: Яшьләребез республикада белем алсын өчен барысын да эшлибез

Бүген, 12 сентябрьдә, республикада мөһим сәяси вакыйга – Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кереште. 

Инаугурация Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында үтә. 

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов Радий Хәбировка Башкортстан республикасы Башлыгы таныклыгын тапшырды. Аннары республика Башлыгы Башкортстанның дәүләт телләрендә ант бирде.

Аннары ул Башкортстанның яшәеше турында сүз алды. Радий Хәбиров республиканың мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге казанышларын һәм уңышларын билгеләп үтте.

“Республикада дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия милли белем бирү үзәген булдырдык, вузара кампус төзибез, яшьләребез республикада белем алсын һәм биредә үк үз белемнәрен һәм сәләтләрен куллансын өчен барысын да эшлибез”, – диде ул. 

Радий Хәбиров залда утыручылардан Бердәм дәүләт имтиханнарында йөз балл җыйган һәм республика вузларына укырга кергән егет-кызларны сәламләргә тәкъдим итте. Зал алкышлар белән җавап бирде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: