Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 сентябрь , 10:27

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кереште

Бүген ул тантаналы ант бирде. 

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 12 сентябрьдә, республикада мөһим сәяси вакыйга – Радий Хәбировның Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлавына багышланган тантаналы чара үтә.

Бу минутларда Уфада, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында Башкортстан Республикасы Башлыгы инаугурациясе тантанасы башланды.

Инаугурацигә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, республиканың сайланган башлыгы Радий Хәбиров, БР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, Федерация сенаторлары, Дәүләт Думасы һәм Корылтай депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, БР буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов, Конституция Советы әгъзалары, федераль ведомстволарның территориаль органнары һәм республика башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, хокук саклау һәм суд органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары советлары рәисләре, хакимият башлыклары, иҗтимагый оешмалар, традицион конфессияләр вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаша.

Русия Федерациясе һәм Башкортстанның дәүләт гимнары яңгырагач, залга Башкортстан Республикасы әләменең һәм Конституциясенең дәүләт телләрендәге рәсми текстының махсус нөсхәләре кертелде.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов Радий Хәбировка Башкортстан республикасы Башлыгы таныклыгын тапшырды. Аннары республика Башлыгы Башкортстанның дәүләт телләрендә ант бирде.

“Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкаләтләрен башкарганда Башкортстанның күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, республика дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм”, – диде Радий Хәбиров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: