Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы вазыйфасына керешүе белән котлады.
– Халык үз фикерен әйтте, тавыш бирде һәм без Радий Фәрит улына булган ышанычның чыннан да югары дәрәҗәсен күрдек. Бу – республика Башлыгы һәм аның командасы башкарган эшкә бәя. Чыннан да, без икътисадта һәм социаль өлкәдә, мәдәнияттә, сәнәгатьтә зур уңышлар күрәбез. Беренче бишьеллык чорында башланган проектларның тизләнәчәге бик яхшы, аларны тормышка ашыру киләсе елларда да дәвам итәчәк. Радий Фәрит улы чыгышында алдагы үсешкә зур игътибар бирелде, асылда без төгәл саннар белән тулы үсеш программасын күрдек. Башкортстан Башлыгына уңышлар телим һәм ул бүген кешеләргә тәкъдим иткән программа үтәләчәк һәм халык республика үсешендә, аларның тормышын яхшыртуда яңа уңышлар, яңа нәтиҗәләр күрәчәк дип ышанам.
Сезнең җитәкчелектә күп әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла, алар республика халкы тарафыннан хуплау тапты. Башкортстан – Русиянең терәк төбәкләренең берсе, эре индустриаль һәм аграр үзәк, ул илебез икътисадына сизелерлек өлеш кертә. Сәнәгать җитештерүе күләмнәре буенча республика илнең 15 алдынгы төбәге һәм округта иң эре төбәкләр өчлегенә керә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча округта – 2нче урында, инвестицияләр динамикасы буенча – шулай ук Идел буе федераль округы буенча беренче өчлектә. Бу – күбесенчә республика Башлыгы командасының уңайлы эшлекле мохит булдыруга күрсәткән игътибары нәтиҗәсе. Инвестклиматның милли рейтингында – ил буенча лидерлар өчлегендә. Республика оборона сәнәгате өлкәсендә үз мөмкинлекләрен актив үстерә, югары технологияле тармакларның фәнни потенциалын арттыра. Төбәк хакимияте һәм шәхсән сез, Радий Фәритович, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына зур ярдәм күрсәтәсез. Ватанны саклаучыларга социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле эшләүче системасын үстерү, хәрбиләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү беренче чираттагы бурычларның берсе булып кала.