Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 сентябрь , 15:01

Борис Дудко: Радий Хәбировның республикабызны җитәкләве белән горурланабыз

Русия Герое, гвардия майоры Борис Дудко инаугурация уңаеннан үз сүзен әйтте. 

www.bashinform.ru
www.bashinform.ru

Бүген, 12 сентябрьдә, республикада мөһим сәяси вакыйга – Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кереште. 

Русия Герое, гвардия майоры Борис Дудко бу уңайдан үз фикерен белдерде. 

– Без Радий Хәбировның республикабызны җитәкләве белән горурланабыз. Республика чыннан да үсә, матурлыгы ягыннан гына түгел, ә төбәктә яшәүче кешеләрнең тормышы өчен дә яхшыра бара. Эшчәнлегемә бәйле рәвештә Башкортстанда еш була алмыйм, әмма республикада булган саен, һәрнәрсәдә үсеш барганын күрәм. Тормыш дәрәҗәсе сизелерлек арта, – диде ул.

Аның әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Радий Фәрит улының абруе бик зур.

– Махсус хәрби операциядә ике ел хезмәт итү дәверендә мин Башкортстанның, халыкның һәм Радий Фәрит улының үзебезнең батальон сугышчыларына гына түгел, ә башка хәрби часть һәм подразделениеләргә дә ярдәм итүен күрдем. Гуманитар ярдәм бик зур, аны башка төбәкләрдән хәрбиләр дә сизә. Берничә тапкыр алар миңа чын күңелдән соклануларын белдерделәр. Шулай ук сугышчыларның гаиләләренә ярдәм дә әһәмиятле. Һәм монда Радий Хәбировның хезмәте зур, – дип бәян итте Борис Дудко. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: