Бүген, 12 сентябрьдә, республикада мөһим сәяси вакыйга булды – Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазифасына кереште.
Инаугурация Дәүләт Җыелышы – Корылтайда үтте. Русия Федерациясе һәм Башкортстанның дәүләт гимнары яңгырагач, залга Башкортстан Республикасы әләменең һәм Конституциясенең дәүләт телләрендәге рәсми текстының махсус нөсхәләре кертелде.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов Радий Хәбировка Башкортстан Республикасы Башлыгы таныклыгын тапшырды. Аннары республика Башлыгы Башкортстанның дәүләт телләрендә ант бирде.
“Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкаләтләрен башкарганда Башкортстанның күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, республиканың дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм”, – диде Радий Хәбиров.
Аннары ул Башкортстан халкына мөрәҗәгать итеп, чыгыш ясады. Тәү чиратта сайлауларда үзенә күрсәткән ышанычлары өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Сайлауларның нәтиҗәләре – ул кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, икътисадны һәм социаль өлкәне үстерү, шәһәрләрне һәм авылларны төзекләндерү, Башкортстанның, илнең әйдәп баручы төбәге буларак, позициясен ныгыту буенча киңкырлы эшчәнлеккә һәм идарә командасының эшенә югары бәя бирү нәтиҗәсе дигән фикердә Радий Фәрит улы.
– Мин Русия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерәм, ул миңа ышаныч белдерде. Иң мөһиме – бу елларда Владимир Путин республикабызда мөһим башлангычларны тормышка ашыруда актив ярдәм күрсәтте, тормышның барлык яклары үсешенә йогынты ясады, – диде Радий Хәбиров.
Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым рәхмәт белдерде.
– Башкортостан сезнең белән горурлана. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез, сезне Җиңү белән көтәбез”, – диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров, инаугурациядә чыгыш ясап, Башкортстанның икътисадтагы казанышларын билгеләп үтте.
– Шунысы мөһим, бу гади булмаган елларда без алга баруыбызны дәвам иттек, Башкортстанның алдынгы төбәкләр рәтендәге позициясен ныгыттык, сәнәгать җитештерүен, эчке төбәк продуктын, бюджетны тулыландыруны тәэмин иттек, заманча эш урыннары булган күп кенә яңа производстволар ачтык, сәнәгать кластерлары, индустриаль һәм техник парклар, илдә иң яхшыларның берсе булган “Алга” махсус икътисади зонасын булдырдык, халыкара юнәлештә эшне көчәйттек, – дип ассызыклады ул.
Төбәк башлыгы бу эштә актив катнашулары өчен алдынгы предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Республика башлыгы шулай ук бу елларда бердәмлек һәм татулык ныгыды, дип билгеләде.
– Монда безнең иҗтимагый хәрәкәтләр һәм гражданнар җәмгыятенең нигезе булган оешмалар зур роль уйный. Шулай ук күп милләтле һәм күп конфессияле Башкортстан өчен хезмәт күрсәткән дин вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә. Бүген имамнар һәм руханилар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, алгы сызыкта сугышчыларыбызның рухын күтәрәләр, – диде Радий Фәрит улы.
Ул республиканың мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге казанышларын һәм уңышларын билгеләп үтте.
– Республикада дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия милли белем бирү үзәген булдырдык, вузара кампус төзибез, яшьләребез республикада белем алсын һәм биредә үк үз белемнәрен һәм сәләтләрен куллансын өчен барысын да эшлибез, – диде.
Радий Фәрит улы залда утыручыларга Бердәм дәүләт имтиханнарында йөз балл җыйган һәм республика вузларына укырга кергән егет-кызларны сәламләргә тәкъдим итте. Зал алкышлар белән җавап бирде.
Республика Башлыгы әйтүенчә, шушы еллар эчендә эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылды. “Алданган өлешчеләр” проблемасы тулысынча хәл ителде. “Шәһәрләребезне һәм авылларыбызны, парк-скверларыбызны, җәмәгать киңлекләребезне яңарта башладык. Башкортстанны Русиянең туристик картасында мөһим ноктага әйләндердек. Яңа музей үзәкләре ачылды”, – диде ул.
Балалы гаиләләрне, бигрәк тә күп балалыларны, өлкән буынны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кайгырту һәм аларга ярдәм итү дә – төп бурычларның берсе.
– Якындагы биш елда нәрсәләр эшләячәгебезне әйтәм. Төп бурычыбыз – Президент Владимир Путин безнең алга куйган илкүләм максатларга ирешү. Без республикада яшәүче 4 миллионнан артык кешенең һәркайсысының тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге өчен җаваплы. Биш ел эчендә республикада гомер озынлыгы рекордлы 73,2 яшькә кадәр җитте. Әмма без 78 яшькә кадәр яшәргә тиеш. Бу – безнең өчен төп күрсәткеч. Шул ук вакытта кешеләр мондый яшькә җитәргә генә түгел, ә кадәр актив тормыш белән яшәргә тиеш. Үзебезчә әйтсәк, озак, лаеклы һәм өйдә.
Безнең “Башкортстан озын гомерлелеге” программасы белән инде йөзләрчә мең өлкән кеше файдаланды. Әмма иң мөһиме – кешеләрнең тормыш сыйфатын үстерү нигезе буларак, икътисадны ныгытырга кирәк дип исәпли төбәк җитәкчесе.
– Шуңа күрә республика Хөкүмәтенә түбәндәге бурычларны куям: беренчесе – 2030 елга тулаем төбәк продукты күләмен 3,5 трлн сумга кадәр җиткерергә, ә безнең икътисадның югары куәтен исәпкә алганда – 4 трлн сумга кадәр җиткерергә. Икенчесе – соңгы 5 елда сәнәгать җитештерүе индексы 21 процентка артты. Без темпларны киметмәячәкбез һәм сәнәгатьнең еллык үсешен кимендә 5 процентка тәэмин итәчәкбез. Өченчесе – инвестицияләр күләмен 1,25 трлн сумга җиткерү. Хәзер бу күрсәткеч 620 млрд сум тәшкил итә. Дүртенчесе – торакны файдалануга тапшыруның еллык күләмен 4 млн квадрат метрга кадәр арттырырга. Бишенчесе – 5 ел эчендә без сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын төгәлләргә тиеш. Барлык поликлиникаларда тәртип урнаштырырга кирәк. 2030 елга иске һәм авария хәлендәге бер генә фельдшер-акушерлык пункты да калмаска тиеш. Бу безнең кулдан килә – соңгы елларда гына да без 500гә якын яңа ФАП төзи алдык.
Радий Хәбиров шулай ук юл төзелеше өлкәсенә дә җитди таләпләр куйды. Мәдәният өлкәсендә авылның төп иҗат һәм иҗтимагый тормыш үзәкләре булган яңа мәдәният йортларын төзү һәм булганнарын ремонтлау эше дәвам ителергә тиеш. Мәгариф системасының инфраструктурасын ныгыту да – көнүзәк мәсьәлә. Якындагы өч елда вузара студентлар кампусы беренче студентларны кабул итәргә тиеш.
– Мин телгә алганнар барысы да – икътисадны, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгыту – әле безнең ил һәм республика алдында торган төп бурычны хәл итүгә хезмәт итәргә тиеш. Ул – махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Башкортстан бу бурычны хәл итүгә лаеклы өлеш кертә. Без СВО зонасына 130дан артык гуманитар конвой җибәрдек. Безнең медиклар бүген сугышчыларның гомерләрен саклап кала, Русиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә.
Безнең алда – биш ел киеренке эш. Алар да гади булмаячак. Әмма без соңгы еллардагы каршылыкларга сылтанмаячакыз. Башкортстанның илебезнең алдынгы сәнәгать, фән, мәгариф, мәдәният һәм спорт үзәкләренең берсе буларак позициясен алга таба да ныгытачакбыз. Моның өчен бездә барысы да бар – табигать ресурслары, күп тармаклы икътисад, заманча инфраструктура, югары технологияләр һәм компетенцияләр. Ә иң мөһиме – үз язмышларын Башкортстан киләчәге белән бәйләүче, балалары һәм оныклары өчен тормыш перспективаларын туган җирдә күрүче, үз хезмәтләрен, белемнәрен туган якның чәчәк атуына юнәлтергә омтылучы кешеләр бар.
Республика киләчәге – безнең кулда! Без бергә! Без бердәм һәм бергә җиңәчәкбез! Алга, республикам! Алга, Башкортстаным! – дип тәмамлады чыгышын Радий Хәбиров.