Радий Хәбиров, инаугурациядә чыгыш ясап, Башкортстанның икътисадтагы казанышларын билгеләп үтте.
– Шунысы мөһим, бу гади булмаган елларда без алга баруыбызны дәвам иттек, Башкортстанның алдынгы төбәкләр рәтендәге позициясен ныгыттык, сәнәгать җитештерүен, эчке төбәк продуктын, бюджетны тулыландыруны тәэмин иттек, заманча эш урыннары булган күп кенә яңа производстволар ачтык, сәнәгать кластерлары, индустриаль һәм техник парклар, илдә иң яхшыларның берсе булган “Алга” махсус икътисадый зонасын булдырдык, халыкара юнәлештә эшне көчәйттек, – дип ассызыклады ул.
Төбәк башлыгы бу эштә актив катнашулары өчен алдынгы предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Республика Башлыгы шулай ук бу елларда бердәмлек һәм татулык ныгыды, дип билгеләде.
– Монда безнең иҗтимагый хәрәкәтләр һәм гражданнар җәмгыятенең нигезе булган оешмалар зур роль уйный. Шулай ук күп милләтле һәм күп конфессияле Башкортстан өчен хезмәт күрсәткән дин вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә. Бүген имамнар һәм руханилар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, алгы сызыкта сугышчыларыбызның рухын күтәрәләр. Бу залда бүген ирекле батальоннарыбызның рухи остазлары Хәмзә хәзрәт һәм Виктор атакай да бар, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, – диде Радий Фәрит улы.