Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 сентябрь , 11:39

Барсы да яңартылачак!

“2030 ел ахырына кадәр Башкортстанда барлык фельдшер-акушерлык пунктлары да яңартылачак”,- дип белдерде тантаналы инаугурация церемониясендә чыгыш ясаган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

   Яңа сайланган республика башлыгы шунда ук Башкортстан җитәкчелеге алдында зур бурычлар куйды. Атап әйткәндә, сүз 5 ел эчендә сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү хакында бара. Радий Хәбиров Башкортстанның барлык поликлиникаларында тәртип урнаштырырга кирәклеге хакында белдерде.

   -2030 елга бер генә таушалган һәм авария хәлендәге фельдшер-акушерлык пункты да калмаска тиеш,- диде ул.- Бу безнең көчтән килә – соңгы елларда гына 500ләп ФАП төзергә өлгердек.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: