Башкортстан Курск өлкәсенең зыян күргән кешеләрен үзендә кабул итәргә әзер. Бу хакта хөкүмәтнең атналык оператив киңәшмәсендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров әйтте.
“Барыгыз да Курск өлкәсендәге хәлләрне күреп торасыз. Хәлләр авыр. Без Курск өлкәсе җитәкчелеге белән бәйләнешкә кердек. Башлыгына үзебездә Курск халкын һәм балаларны кабул итәргә әзер булуыбызны әйттем. Бу безнең бурыч. Тагын бер тапкыр әйтәм – без зыян күрүчләрне кабул итәргә әзер”, –дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, Уфада Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм туплау дәвам итә.