Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 июль , 10:30

Американың элекке президенты Дональд Трампка атканнар

Ул чак үлемнән калган. (ВИДЕО) 

Американың элекке президенты Дональд Трампка атканнар
Американың элекке президенты Дональд Трампка атканнар

Дональд Трампка Пенсильваниядә һөҗүм иткәннәр.

АКШның элекке президенты Дональд Трампка Пенсильвания штатында тарафдарлары митингы вакытында берәү ут ача. Аның уң колагының өске өлешенә пуля тигән. Сәясәтче әйтүенчә, ул күп кан югалткан. Әле ул хастаханәдә. Ә аның янында басып торган кеше каты җәрәхәттән үлгән. 

Аңа һөҗүм иткән җинаятьче - 20 яшьлек Томас Мэтью Крукс инде үтерелгән. Ул шул ук штатта яшәгән. Трамп чыгыш ясый торган урыннан 100-150 метр читтәге оешма түбәсе башында сагалап торган. 

Трамп АКШның Яшерен хезмәтләргә һәм барлык хокук саклау органнарына  аның гомерен саклап калу чаралары күрелгәне өчен рәхмәт белдергән, шулай ук һәлак булган кешенең гаиләсенең кайгысын уртаклашкан. 

Чыганак: kp.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: