Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 июнь , 23:12

Башкортстанның төп партнеры

Радий Хәбиров: “Беларусь белән хезмәттәшлек яхшы темплар белән үсә”.

Башкортстанның төп партнеры
Башкортстанның төп партнеры

Радий Хәбиров: “Беларусь белән хезмәттәшлек яхшы темплар белән үсә”.

 

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссия һәм Русия төбәкләренең XI форумы эшлекле программасында катнашты һәм чыгыш ясады.

Форумның беренче көнендә Радий Хәбиров «Беларусь һәм Русиянең үсешен тәэмин итүнең мөһим юнәлеше буларак, төбәкара хезмәттәшлекне үстерү» секциясендә чыгыш ясады. Чара Полоцкида форумның 200дән артык делегатын җыйды, алар хакимият органнары, бизнес, шулай ук мәгариф, мәдәни һәм туристик алмашу мәсьәләләре турында фикер алышты.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, секциядә чыгыш ясап, Беларусьның күп кенә хезмәттәшлек юнәлешләре буенча Башкортстанның төп партнеры булуын ассызыклады.

  • Без белорусларны бик талантлы һәм эшлекле сәүдә-икътисади

партнерлар итеп күрәбез. Без килешкән барлык нәрсәне уртак «юл картасына» кертәбез, ул инде 400дән артык пунктны үз эченә ала. Алар барысы да үтәлә,  – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Чыгыш ахырында Радий Хәбиров Витебскны немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чараларда катнашуын сөйләде. Төбәк җитәкчесе Белоруссия халкына Совет халкы тарихына хөрмәт белән караган һәм яшь буынны әхлакый тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде.

Секциядә катнашучыларның чыгышларыннан соң Русия һәм Белоруссия муниципалитетлары арасында хезмәттәшлек турында документларга кул кую тантанасы узды. Алар арасында – төбәкнең Салават һәм Гомель өлкәсенең Мозырь районы арасында туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү. Документка Салават хакимият башлыгы вазыйфасын башкаручы Артур Рундау һәм Мозырь район башкарма комитеты рәисе Елена Павлечко кул куйдылар.

Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы белорус партнерлары белән алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары турында сөйләде.

- Беларусь белән хезмәттәшлек яхшы темплар белән үсә. Икътисади эшчәнлектә рухи якынлык һәм кеше мөнәсәбәтенең мөһим өлеше бар. Безнең уртак тарихыбыз, тамырларыбыз, уртак дошманнарыбыз бар. Бу - берләштерә, дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

 

Башкортстанның төп партнеры
Башкортстанның төп партнеры
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: