Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 июнь , 18:21

"Без үз эшебез белән җиңүне якынайтырга тиеш"

Радий Фәрит улының шушы сүзләре аеруча әһәмиятле, ди Дәүләт Думасы депутаты Римма Үтәшева.

4 июньдә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең партия конференциясе үтте. Анда делегатлар Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы сайлауларына кандидат итеп тәкъдим иттеләр.

Бу уңайдан Дәүләт Думасы депутаты Римма Әмир кызы Үтәшева, үз фикерен белдереп, болай диде:

– “Бердәм Русия” төбәк конференциясендә безнең партия Радий Хәбировны республика Башлыгы сайлауларына кандидат буларак хуплады.

Радий Фәрит улы үзенең “Башкортостан 3.0” сайлау алды программасын тәкъдим итте. Анда алдагы биш елга ниятләр әйтелде. Шунысы мөһим: Радий Хәбиров социаль, икътисади үсеш, агросәнәгать комплексы, транспорт, авыл инфраструктурасы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрен – яшәешнең барлык тармакларын колачлый. Һәм, әлбәттә, махсус хәрби операциягә зур игътибар бүлә.

“Без үз эшебез белән Җиңүне якынайтырга тиеш. Башкортстанда кешеләр озак, лаеклы һәм өйдә яшәсен өчен барысын да эшләргә тиешбез”, – диде ул. Һәм без “Башкортстан 3.0” программасын тормышка ашыру өчен Радий Фәрит улының командасында эшләячәкбез.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: