Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 июнь , 18:10

Авылларның киләчәген уйлап

Кушнаренко районы Иске Гомәр авыл биләмәсе башлыгы Айваз Сәлимуллин авыллар өчен программаларның ярдәме зур, ди. 

4 июньдә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең партия конференциясе үтте. Анда делегатлар Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы сайлауларына кандидат итеп тәкъдим иттеләр.

Бу уңайдан Кушнаренко районы Иске Гомәр авыл биләмәсе башлыгы Айваз Рәсил улы Сәлимуллин үз фикерен белдереп, болай диде:

– Соңгы елларда республикада уңай якка күп үзгәрешләр сизелә, яңа программалар булдырылды. Мәсәлән, без Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасында катнашып торабыз. Авыллар өчен зур ярдәм ул. Шулай ук хәленнән килгән якташлар “Атайсал” программасына кушылды. Гомумән, төбәк җитәкчесе тарафыннан авылларны матурлауга, үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары куелуы аеруча мөһим. Чөнки авылларда өлкәннәр күп, алар гел генә район үзәгенә барып йөри алмый.

Аннары, бизнесын ачарга теләүчеләр өчен төрле субсидияләр, дәүләт ярдәмнәре бар. Әлеге вакытта безнең биләмәдә ике агросәнәгать предприятиесе эшләп килә. Мондый хуҗалыклар кешеләрне эш урыннары белән дә тәэмин итә.

Радий Фәрит улы махсус хәрби операциягә зур игътибар бүлә. Җитәкчелек тарафыннан ярдәм булу безнең солдатлар өчен бик мөһим. Әлбәттә, авыл биләмәсендә яшәүчеләр дә гуманитар ярдәм җыюга бердәм кушыла. Киләчәктә дә бергә башлаган эшләрне бердәм булып дәвам итәрбез дип уйлыйм.  

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: