Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 июнь , 23:43

“Ул – безнең өлкән абый”

Шулай диде махсус хәрби операциядә катнашучы Альберт Юмагулов Радий Хәбиров турында. 

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 4 июньдә, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең партия конференциясе үтте. Анда делегатлар Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы сайлауларына кандидат итеп тәкъдим иттеләр.

Бу уңайдан офицер, махсус хәрби операциядә катнашучы, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Альберт Юлай улы Юмагулов үз фикерен белдереп, болай диде:

–  Мин, махсус хәрби операциядә катнашучы буларак, безнең сугышчылар турында Радий Хәбиров кебек беркем дә кайгыртмый дип әйтә алам. Бер генә төбәк тә үз подразделениеләренә Башкортстан кебек ярдәм күрсәтми. Бүген төнлә мин махсус хәрби операция зонасына китәм, әмма Радий Фарит улын хупларга килми кала алмадым.  

Радий Хәбиров – ул безнең өлкән абый кебек. Башкортстан сугышчылары һәм аларның гаиләләре турында кайгыртуы аның өчен республика җитәкчесе бурычы гына түгел, ә шәхси карары һәм катнашы да икәнлеген барысы да күрә һәм белә. Фаҗигале 2014 елда ул Кырымны сугыштан саклап кала алган кешеләрнең берсе булды. Барлык сугышчылар исеменнән мин шундый җитәкчебез булуына республикабыз өчен бик шат һәм горурланам.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: