Бүген, 4 июньдә, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең партия конференциясе үтте. Анда делегатлар Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы сайлауларына кандидат итеп тәкъдим иттеләр.
Тәү чиратта “Бердәм Русия” Генераль советы секретаре урынбасары Сергей Перминов сүз алып, Башкортстанда бик күп партия проектлары тормышка ашырылуын билгеләде.
“Бүген ил алдында зур сынаулар торуга карамастан, республика үсеш юлында. Сез кешеләргә хезмәт итүче меңләгән объектлар төзедегез һәм ремонтладыгыз. Бүген миңа “Патриот” паркын, Көрәш үзәге төзелешен күрсәттеләр. Алар – дөнья дәрәҗәсендәге объектлар. Һәм без Федерация Советында һәм Дәүләт Думасында башка субъектларга бу тәҗрибәне кулланырга киңәш итәчәкбез, чөнки ул тоташ ил территориясендә таралуга лаеклы. Радий Фәрит улын ил Президенты хуплады”, – диде ул.
Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгын сайлауларда ни өчен “Бердәм Русия” партиясеннән катнашырга карар итүен әйтте.
“Мин һәрвакыт партиягә бик җитди һәм җаваплы карадым, “Бердәм Русия” һәрвакыт җаваплылыкны үз өстенә ала. Бу бик көчле сыйфат. Мин, сәясәтче буларак, бу партиядә үстем дип әйтә алам. Минем бурычым – партия мәнфәгатьләрен генә яклау түгел, республика Башлыгы буларак, мин барлык кешеләрнең, барлык сәяси көчләрнең мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Бу бик мөһим”, – диде ул.