Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 Май , 16:45

Янә мобилизация турында сүз кузгатканнар

Көн туган саен күңелгә шом салалар...

tgstat.ru
tgstat.ru

Шушы көннәрдә “Financial Times” басмасы – инглиз телендә чыгучы эшлекле халыкара гәзит – 2024 ел ахырында яисә 2025 ел башында Русиядә мобилизация булырга мөмкин дип язган.

Әлеге хәлгә карата Кремль дәшми кала алмады, әлбәттә. “Русия Федерациясендә мобилизация үткәрү ихтыяҗы юк, бу хакта дәүләт башлыгы Владимир Путин күп тапкырлар әйтте, – дигән Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. – Сез беләсез, бездә контракт буенча хәрби хезмәткә җыю бик актив бара һәм дәвам итә”.

Элегрәк РФ Оборона министры Андрей Белоусов та илдә мобилизация һәм Кораллы көчләрне комплектлау буенча нинди дә булса гадәттән тыш чаралар турында сүз дә бармый дип белдергән иде.

Исегезгә төшерәбез, Русиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Армиягә резервта торган 300 мең кеше чакыртылды. Шуннан соң контракт нигезендә хәрбиләрне җыюга күчтеләр. Быел февраль ахырында Шойгу, ел башыннан 50 мең кеше контракт буенча хезмәт итә башлады, диде. Ә узган ел 540 меңгә якын контрактчы җыелган. Бу ике резерв армия һәм алты дивизия төзү мөмкинлеге биргән. Бу саннар арасында, әлбәттә, Башкортстанның ирекле батальоннары да бар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: