Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 Май , 16:52

Путин үз командасын җыйды

Ул Президент хакимиятеннән эш өләште. 

topcor.ru
topcor.ru

Ил җитәкчесе Владимир Путин Русия Президенты хакимияте командасын туплады. Ул шул хактагы указларга кул куйды.

Шулай итеп, Президент хакимияте җитәкчесе итеп Антон Вайно билгеләнде. Аның беренче урынбасарлары Алексей Громов һәм Сергей Кириенко була.

РФ Президенты хакимияте җитәкчесенең урынбасарлары урыннарын Дмитрий Козак, Магомедсалам Магомедов, Максим Орешкин, Владимир Островенко биләячәк. Дмитрий Песков дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе булып кала. Ул бу эшне хакимият җитәкчесе урынбасары вазифасы белән бергә алып бара.

Ә Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин Президент ярдәмчесе булып эшли башлый. Иминлек Советының элекке секретаре Николай Патрушев та ярдәмче вазифасын алды. Путинның ярдәмчеләре исемлегендә шулай ук – Владимир Мединский, Дмитрий Миронов, Юрий Ушаков, Андрей Фурсенко, Руслан Эдельгериев, Лариса Брычева, Дмитрий Кәлимулин, Дмитрий Шальков.

Президент киңәшчеләре: Елена Ямпольская, Антон Кобяков, Игорь Левитин, Валерий Фадеев.

Округлардагы вәкаләтле вәкилләрнең барысы да үз урыннарында калды.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: