Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 Май , 15:55

Путин президент булып эшли башлады

Ул бишенче кабат бер үк эшкә кереште. 

magadanpravda.ru
magadanpravda.ru

Бүген, 7 майда, Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Русия Президенты Владимир Путинның инаугурациясе үтте.

 Бу аның өчен – бишенче, ә илнең яңа тарихында сигезенче президент инаугурациясе булды. Шулай итеп, Путинның бүгеннән яңа президентлык срогы башлана, ул 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.

Русия Конституция суды рәисе Валерий Зорькин Владимир Путиннан ант бирүне сорады. Дәүләт башлыгы, Конституциягә уң кулын куеп, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга, дәүләтнең суверенитетын һәм бәйсезлеген, иминлеген һәм бөтенлеген якларга, халыкка тугры хезмәт итәргә ант бирде.

Аннары дәүләт гимны яңгырады, ә бу вакытта Кремльдә Президент резиденциясе гөмбәзе өстендә дәүләт башлыгы штандарты күтәрелде.

Инаугурация тантанасыннан соң Русия Президенты ил гражданнарына мөрәҗәгать итте һәм иң элек ул хәзерге вакытта Ватан өчен көрәшүчеләргә чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

“Миңа күрсәткән ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен тагын бер кат рәхмәт. Русия язмышын без үзебез һәм бары үзебез генә билгеләячәкбез. Без авыр һәм борылышлы чорны лаеклы үтәрбез, тагын да көчлерәк булырбыз дип ышанам”, – диде Владимир Путин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: