Уфаның 18нче дәваханә табиблары беренче тапкыр терсәк буыннары связкаларына пластик операция үткәргәннәр – нәтиҗәдә, хәзер пациентның кулы уңышлы хәрәкәтләнә башлаган. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
55 яшьлек хатын терсәк буыны связкалары травмасыннан соң авыртуга, кулының начар хәрәкәтләнүенә, шешенүгә зарланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча буын ярыгының киңәйгәнен ачыклаганнар.
"Авыр операция өч сәгатькә якын дәвам итте. Терсәк буыны функциясе тергезелде, хәзер пациент тулы тормыш белән яши алачак", - дип аңлатма бирделәр министрлыкта.