Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 апрель , 13:30

Хөкүмәтләр хисап тотты

Нәтиҗә ясалды, эшләр барланды. 

https://vk.com/
https://vk.com/

Кичә, 3 апрельдә, Русия премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасы депутатлары алдында хөкүмәтнең бер ел эчендә башкарган эшләре һәм киләчәккә планнары турында хисап тотты.

Бу – аның бишенче хисабы һәм министрлар кабинетының яңа составы формалашыр алдыннан – соңгысы. Чөнки, Конституциягә ярашлы, яңа сайланган президент инаугурациясеннән соң гамәлдәге состав отставкага китәчәк.

Премьер-министр яшәешнең бер тармагын да читтә калдырмады, һәр өлкәдәге үзгәрешләрне саннар белән дәлилләде һәм киләчәккә бурычларны соңгы вакытта булган вакыйгаларны һәм ил вәзгыятен күз уңында тотып билгеләргә кирәк дип белдерде.

Кыскача тукталганда, Мишустин әйтүенчә, ил икътисады үсә, 2023 елда керемнәр 29 триллион сумнан артып киткән. Тулаем эчке продукт узган ел нәтиҗәләре буенча 3,6 процентка арткан – бу үсеш алган илләрдәге уртача күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк. Сәнәгать җитештерүе 3,5 процентка арткан. Төп драйвер – эшкәртү секторы, ул соңгы 10 елда рекордлы 7,5 процентка үскән. Шул ук вакытта бюджет чимал экспортына азрак бәйле була бара. Былтыр казнаның нефть һәм газдан килгән керемнәре чирек өлешкә арткан. Илдә дарулар җитештерү 7 процентка арткан. Базарга үзебезнең 530 препарат чыккан.

Былтырдан алып илдә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа системасы эшли башлады. Бердәм пособие 11 миллионга якын балага һәм 400 мең булачак әнигә билгеләнгән. Гаилә елында Министрлар кабинеты балалы, бигрәк тә күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирәчәк. Русиядә гомер озынлыгы арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 73,5 яшькә җитә язды.

Узган ел страховка пенсияләре – 15 процентка, хезмәт хакының минималь күләме 18 процентка күтәрелгән.

Салым системасы тигезсезлекне киметергә, гражданнар һәм компанияләрнең керем дәрәҗәсен исәпкә алырга тиеш. Бу өлкәдә булачак үзгәрешләр кешеләр, икътисад һәм гомумән илебез файдасына эшләргә тиеш, дип белдерде Мишустин.

Бүген исә Башкортстан Дәүләт Җыелышында республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров чыгыш ясады. Ул 2023 елда хөкүмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотты. “Шунысын әйтергә кирәк, бу минем мондый бишенче докладым. Ул узган ел нәтиҗәләрен генә түгел, ә бишьеллык нәтиҗәләрен дә үз эченә алачак”, – дип сүз башлады Назаров.

2019 елда төбәк Башлыгының Указы белән Башкортстанның 2024 елга кадәрге үсеш юллары билгеләнгән иде. “Ул вакытта, әлбәттә, коронавирус пандемиясен дә, махсус хәрби операцияне дә, санкцияләр булырын да күз алдына китермәдек, – диде ул. – Шуңа карамастан, 5 ел эчендә алдан билгеләнгән төп максатларга ирешеп кенә калмадык, ә катлаулы авырлыкларны да уңышлы үттек”.

Назаров та республиканың һәр тармагындагы үзгәрешләр турында сөйләде. “Без көчебезне ил буенча уртачадан югарырак темпларда үсүгә юнәлттек”, – диде ул. Аның әйтүенчә, икътисадны яңа шартларга яраклаштырырга туры килгән. “Бизнеска һәм халыкка 100 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелде. 2 меңнән артык эш бирүчегә 2 миллиард сум күләмендә ярдәм бирелде. Бу 40 меңнән артык гражданның эш урынын саклап калуга ярдәм итте”, – дип бәян итте премьер-министр.

Социаль тармакка ярдәм дә – төп бурычларның берсе. Безнең биш еллык эшебезнең төп нәтиҗәсе күп балалылык трендын саклау һәм үстерү булды. Бүген республикада 59 меңнән артык күп балалы гаилә бар, диде ул.

“Алда әле бик күп эш бар. Ләкин без инде уртак максатыбызга – республиканы кешеләрнең тормышы өчен иң яхшы төбәк итүгә шактый якынлаштык һәм һичшиксез аңа ирешәчәкбез!” – дигән позитив теләктә тәмамлады сүзен премьер-министр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: