Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 март , 10:45

Радий Хәбировка - 60 яшь

Традиция буенча республика җитәкчесе бу көнне эштә үткәрә. 

Бүген, 20 мартта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 60 яшьлек юбилеен билгели. Традиция буларак, үзенең туган көннәрен Радий Фәрит улы эштә үткәрә. Эш сәфәрләре, киңәшмәләр – республика җитәкчесенең  соңгы берничә елда үзгәрмәгән графигы шундый. Гаҗәпләнерлек тә түгел, зур, икътисади үсешкән төбәк белән идарә итү, җаваплылыктан тыш, икътисадның күп төрле тармаклары, шәһәрләр, авыллар, кайчакта аерым кешеләрнең проблемаларына баштанаяк чуму шактый энергия һәм  көч концентрациясе   таләп итә. Тырышулар нәтиҗәсе күзгә күренә – Башкортстан тотрыклы үсешә һәм икътисади, сәяси чакыруларга лаеклы җавап бирә. Һәрхәлдә,  Радий Хәбировның профессиональ һәм шәхси сыйфатларын бәяләгән Русия һәм чит илләрнең билгеле сәясәтчеләре, җәмәгатьчеләре  шулай дип исәпли.

2022 ел бөтен ил өчен чын трансформация елы булды. Ул вакытта санкцияләр “астында” калган икътисадка  кыска арада  яңа ориентирлар бирү,  илне алдагы үсеш рельсларына бастыру мөһим иде. Русия төбәкләре өчен бу чор гади булмады. Шулай да Башкортстан социаль-икътисади үсешнең барлык  төп рейтингларында әйдәүче урыннар алды. “Незыгарь” федераль Телеграм-каналы аналитиклары монда  җитди лоббист мөмкинлекләрен  күрсәтә алган Радий Хәбировның, шулай ук аның идарәе командасының  өлеше зур, дип атады. Ул гына түгел, аналитиклар Хәбиров керткән модельне башка төбәкләргә үрнәк буларак өйрәнергә тәкъдим итә.

“Ул төбәк властеның халык хуҗалыгының конкурентлы секторын активлаштыруны гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең җитди чаралары белән уңышлы берләштерә алуын күрсәтә", – дип билгеләп үтте экспертлар.

Уфага 2023 ел башында килгән Владимир Путин Радий Хәбиров белән әңгәмәсе вакытында югары казанышлары өчен  аңа һәм идарәсе командасына рәхмәт сүзләре әйтте.

"Сезнең барлык төп юнәлешләр буенча уңай күрсәткечләрегез бар: эчке төбәк продукты үсә, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы үсә.  Русиядә эшсезлек буенча иң түбән күрсәткечләрнең берсе сездә теркәлгән. Төп капиталга инвестицияләр гомумрусия күрсәткечләреннән алдарак бара, димәк, якын киләчәктә республика үзенә яхшы үсеш темпларын гарантияли. Мин сезгә, бөтен командагызга, барлык Башкортстан халкына бу эш өчен рәхмәт белдерәсем килә, киләчәкнең уңышларын телим", – диде президент.

Путин республиканың МХО сугышчыларына һәм аларның тылдагы туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүен аерым  билгеләп үтте.

 "Сез эшләгән эш  бик мөһим. Мин бу хакта күп тапкырлар сөйләдем һәм сөйлим, һәм  Башкортстанның   бу мәсьәләгә җитди игътибар бүлүенә  мин бик шатмын”, –  дип ассызыклады президент.

Төбәктә нәрсә булганы турында объектив мәгълүмат алуга социаль челтәрләрдә кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен анализлау, шулай ук республика халкын аларны борчыган сорауларны турыдан-туры төбәк җитәкчесенә бирә алган традицион туры линияләр ярдәм итә. Төбәк проблемалары институтының фәнни җитәкчесе Дмитрий Журавлев мондый форматны власть һәм җәмгыять коммуникациясенең нәтиҗәле ысулы дип саный, ә Радий Хәбировны халыкта хөрмәт уяткан “сәяси тяжеловес” дип атый.

"Ул үзенең зур сәяси һәм административ авырлыгын, шулай ук тәҗрибәсен һәм компетенцияләрен төбәк файдасына куллана алды. Икътисади яктан үсеш алган, зур территорияле милли республика белән җитәкчелек итү шактый катлаулы. Федераль дәрәҗәдә эшләгән Радий Хәбировның халыкара тәҗрибәсе бар, бу һәр губернаторда да юк", – дип билгеләп үтте Журавлев. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: