Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 март , 19:46

Бокс – лидерлар мәктәбе

Шундый сыйфатларга ия алмаш үсеп чыксын өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш.

Бокс – лидерлар мәктәбе
Бокс – лидерлар мәктәбе

Шундый сыйфатларга ия алмаш үсеп чыксын өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш.

 

Башкортстан бокс федерациясе президенты, республика хөкүмәте Премьер-министр Андрей Назаров махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә оештырылган бокс буенча мастер-классларда катнашты.

Премьер-министр мондый башлангычны файдалы һәм сугышчылар гаиләләре өчен катлаулы вакытта яхшы эш дип белдерде.

  • 2017 елдан башлап республикада Русия спорт мастерлыгына 400дән

артык кандидат,  24 Русия спорт мастеры һәм Русиядән 2 Халыкара спорт мастеры  әзерләнгән, –дип белдерде Андрей Назаров. – Боксёрларга хас сыйфатлар – көрәшче рухы, фикерләү куәте – властьтә, бизнеста, Ватан мәнфәгатьләрен яклаганда бик мөһим. Нәкъ шул сыйфатларга ия булгач чын лидерлар, атаклы чемпионнар үсеп чыга.

Шундый сыйфатларга ия алмаш үсеп чыксын өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Боксны үстерү буенча масштаблы планнар гамәлгә ашырыла. Апрель аенда Шәһәр Спорт Сараенда профессиональ бокс киче уздырылачак.

Көз көне,  Ил башлыгы карары буенча,  бездә «Россия – спортивная держава». Халыкара форумы узачак. Шунда Русия Президенты кубогына бокс ярышлары уздыру планда тора, – диде премьер-министр.

 Мастер-класста әтиләре СВОда булган, Н.Валуев исемендәге олипмиада резервында шөгыльләнүче 15 үсмер катнашты.

Аларга осталык сабаклары бирүчеләр – атаклы спортчылар иде. Алар – Олимпия уеннары, дөнья чемпионы, ике тапкыр Европы чемпионы Александр Поветкин, WBA версияләре буенча осталар арасында дөнья чемпионы Денис Лебедев, Русия чемпионатының бронза  призеры Денис Шәфыйков, Дөнья Чемпионаты һәм Европа Чемпионаты призеры Илфат Рәҗәпов, студентлар арасында Русия чемпионы Вилдан Минасов, Русия Кораллы көчләре чемпионаты призеры Илнар Ишимбаев.

 

 

 

Бокс – лидерлар мәктәбе
Бокс – лидерлар мәктәбе
Бокс – лидерлар мәктәбе
Бокс – лидерлар мәктәбе
Бокс – лидерлар мәктәбе
Бокс – лидерлар мәктәбе
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: