Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 февраль , 23:53

Президентның юлламасы буенча

Юллама һәм яңа проектлар.

Президентның юлламасы  буенча
Президентның юлламасы буенча

Юллама һәм яңа проектлар.

 

Президентның юлламасы  – ул алдагы 6 елга һәм киләчәккә юнәлтелгән аңлаешлы, анык, төптән уйланган, үсешкә дәрт бирүче эш планы. Болар тиз арада хәл ителәсе һәм киләчәккә, берничә буын алдан исәпләнгән программалар һәм шул ук вакытта гомумдәүләт проектлары.

Бу халык программасы. Чөнки бу максатлар, планнар барысы да халык белән күпсанлы форумнарда, төбәкләр буенча йөргәндә үткән очрашулардан туган программалар.

Яңа гомумдәүләт проектлары һәр буын һәм социаль төркемнәр: балалар – укучылар - студентлар – чыгарылыш яшьләре - эшчеләр – әти-әниләр – өлкән буын өчен мөмкинлекләр тудыра.

Юллама сайлауларда тавыш бирүгә дә мотивация тудыра, чөнки ул Президент белән нинди ил төзибез дигән сорауга җавап бирә. Сайлауда катнашу, Русия өченбезнең балаларның киләчәге өчен тавыш бирү ул.

Безнең җиңүләр яу кырында гына яуланмый.  Чынбарлыкта Президент бөтен халыкны уртак максатларга ирешү өчен берләшергә һәм илнең суверенитытын: икътисади, технологик, мәдәни һәм, бик тә мөһим булган, какшамас бөтенлеген яклап, саклап калырга чакыра.

Юллама безнең балаларны ни көтә дигән сорауга анык җавап бирә. Путин хезмәт бәяләнгән,  дәүләт тарафыннан гаиләләргә һәрдаим ярдәм күрсәтелгән, балаларга сыйфатлы белем һәм кыйммәтләргә нигезләнгән тәрбия бирелгән, студентлар эш белән тәэмин ителәчәкләренә һәм карьера үсешенә өмет итә алган, яшьләрнең тормышта үзләрен табарга мөмкинлекләре булган, кайда заманча һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелүче,  ә өлкән буынга хөрмәт  һәм хәстәрлек булган суверен һәм үзаллы, көчле Русияне төзи.

Бу ил – лидер,  монда фән өлкәсендә кешеләр файдасына ачышлар ясала, меңләгән яңа производство объектлары ачыла, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында яңа рекордлар куела һәм һәркемнең үз эшендә үзен табарлык мөмкинлеге бар.

 – Юллама илебез җәмгыятендә кардиналь үзгәрешләрне терки, Русиягә чын күңелдән хезмәт итүчеләр аның элитасы булачак. Соңгы ике ел чынлап та кемнең кем булуын күрсәтте.  Үзләрен илебезнең элитасы итеп атаган, әмма илне сатканнар урынына бөтенләй башка, җәмәгатьчелек ышанычын яулаганнар килә.

Президент ил белән идарә итүгә чын “хезмәт кешесе һәм яугир”ләр килсен өчен элита сафларын яңартуга өстәмә мөмкинлекләр тудыра. Беренче очракта ул махсус операция ветераннарына кагыла. «Русия лидерлары», «Губернаторлар мәктәбе» һәм  «Мэрлар мәктәбе» үрнәкләрендә “Батырлар заманы” махсус кадрлар проекты булдырыла.

– Президент илнең  демографик сәясәтендә яңа этап башлый, ул Русиянең киләчәген билгеләячәк. 2024нче ел Юлламасы гаиләләрнең һәм балаларның тормыш сыйфатын үстерү, аларга ярдәмне системалаштыруга  күчешне аңлата. Нәкъ гаилә темасы Юлламаны әйдәүче булып тора.  Көнбатыш юкка чыгып барганда, без тормышны, яшәүне сайлыйбыз.

“Гаилә елы” әниләр, балалар, туучылар санын арттыру юнәлешендә күп эшләргә башлангыч бирде. Владимир Путин бөтен илебез буенча  гаиләләрнең киләчәгенә ярдәм итәчәк чараларга фатиха бирде.

Иң мөһиме, үзәктәгесе - “Гаилә” гомумдәүләт проекты.  Путин тоташ төбәкләрнең киләчәген тәэмин итә.  Туучылар саны аз булган субъектларга ярдәмгә 75 миллиард сумнан артыграк акча бүленәчәк.

Салым вычетлары, ташламалы ипотека, ана капиталы программасын озынайту,  ипотеканы ябуда дәүләт ярдәме – демогрфияне яхшыртудагы бу инструментлар  үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. Аларның эшчәнлеген киңәйтү нәтиҗәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Президент аналар, балалар, үсмерләр сәламәтлегенә аерым игътибар бүлә.

Хатын-кызлар консультацияләре, модернизацияләнгән перинаталь үзәкләр, балалар поликлиникалары һәм дәваханәләре арттырылачак.

Өлкәннәр турында хәстәрлек буенча  чаралар күрелә. Анысы буенча «Озын һәм актив тормыш» гомумдәүләт проекты гамәлгә кертелә. Путин сәламәт тормыш алып баруны хуплау чараларын да кертүне хуплый.

Мәктәпләрдә, урта махсус һәм югары уку йортларында спорт белән шөгыльләнү өчен яңа шартлар тудырылачак.

– Президент киңкырлы мәгариф һәм тәрбия системасын модернизацияләү буенча киң масштаблы кампанияне эшкә куша. Якын алты елда балалар бакчаларыннан башлап, бөтен мәгариф системасы учреждениеләре тулысынча үзгәртеләчәк. Тиз үсешкән шәһәрләрдә федераль бюджет исәбенә 150дән артык мәктәп, 100дән артык балалар бакчасы төзеләчәк.

Университет кампусларын төзү, тулай тораклар челтәрен яңарту эшләре киң җәелдерелчәк.

Юллама балаларны кайда һәм ничек укытуны гына күз алдында тотмый, кемнәрне тәрбиялибез дигәнне үзәккә куя.

«Русия яшьләре» гомумдәүләт проекты бөтен илебез яшьләренә үзләрен табарга ярдәм итәчәк.

Остазлар роле арттырылачак – Президент шуларга ярашлы финанс стимуллары кертә.

 Президент  укыту стандартарының  белем дәрәҗәсе белән тәңгәл килмәвен ачыкларга кушты.

Президент БДИны оптимизациялүне хуплый, бер имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеген бирә.

Президент куйган зур максатлар яңа кадрлар булдыру бурычын куя. “Кадрлар” гомумдәүләт проекты шуны үз эченә ала.

 «Профессионалитет» программасы кысаларында 2028 елга кадәр югары технологик өлкәләр өчен миллионга якын белгеч әзерләү бурычы куела.

 Ил буенча кешеләрнең керемен арттыру Юлламаның төп темаларының берсе булып тора. Фәкыйрьлек 2030 елга 7% артмаска тиеш, аңа каршы көрәш күптармаклы эш.  МРОТ  35 мең сумнан да ким булмаска тиеш.

Владимир Путин бюджет хезмәткәрләренә яңача түләү алымнарын әзерләргә кушты.

– Президент Юлламасы  Русиянең якты һәм уңышлы киләчәген формалаштыруга илтәчәк программаларны алга куя. Монда ул дәүләт властеның эшен шул максатларга ирешерлек шартлар тудыруда күрә.

 Мастер-планнар күп төбәкләрдә 200 эре һәм бәләкәй шәһәрләрне үзгәртәчәк.

Юлламаның  аерым күрсәтмәләре архитектура, тарихи мирасларны саклауга һәм тергезүгә юнәлтелә. 2030 елга меңләгән объект тәртипкә китереләчәк. Яшьләр һәм гомумән, кешеләр үзләренең туган җирләрен калдырып читкә китәкргә ашыкмасын өчен эшләнәчәк бу.

Президент төзелешне үстерүгә зур игътибар бүлә.

 Яшәү, тормыш шартларын яхшырту өчен эчке туризмны үстерү шундый ук мөһим бурыч. Юллама бу тармакта яңа шартлар булдыруны күздә тота.

«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы төбәк креатив мохите  үсешенә этәргеч бирәчәк.

– Путин Русияне дөньяви лидерлыкка илтә. Президент илнең суверенитетын төп фәнни проектларны алга чыгарып, технологик лидерлыкка ирешүне максат итеп куя.

Юлламаның зур өлеше фәнни һәм сәнәгати үсешкә багышлана, чөнки бу – икътисадтагы бөтен максатларга ирешү юлы.

Технологик суверенитет проектлары бөтен икътисадның моторы булып тора.

 «Экономика данных» гомумдәүләт проекты санлы платформалар булдыруга юнәлтелә. Ул 2030 елга Русиянең  үсешенә кардиналь мөмкинлекләр бирәчәк.

Ясалма акыл бу юнәлештә зур ярдәм булачак, шуңа күрә бөтен ил буенча югары тизлектәге Интернет белән тәэмин итү мөһим бурычларның берсе.

– Якындагы алты ел Русия үсешендә иң зур алгарыш еллары булачак. Владимир Путин кирәкле продукцияне үзебездә җитештереп, импортны кыскартуны күз уңында тота.

Илдә инвестиция һәм сәнәгать үсешен тәэмин итү өчен амбициоз бурычлар куя. Юллама ирешелгән уңышлар, үсеш дәвам итәр,  меңләгән заманча сәнәгать тармаклары, югары эш хакы түләнгән эш урыннары булдырылыр дип тулы ышаныч белдерә.

– Президент илне төзүгә юнәлтелгән эшкуарлык үсешенә яңа стимуллар бирә. Владимир Путин Юлламада бизнеска ярдәм чараларына аерым игьтибар бирде.

Президент эшкуарларны ил үсешенә акча кертергә чакыра, бу капиталны саклап калуга иң ышанычлы чара булуын белдерә.

Президент Хөкүмәткә салым оптимизациясен кулланырга мәҗбүр булган эре булмаган компанияләр өчен амнистия параметрлары кертергә кушты. Бу аларга соры зонадан чыгып, хокукый мәйданда эшләргә ярдәм итәчәк.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: