Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 февраль , 14:06

Нинди илдә яшәрбез?

Ил җитәкчесе Владимир Путин бүген шул хакта сөйли.

crimea.ria.ru
crimea.ria.ru

Бүген, 29 февральдә, Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итә.

Экспертлар әйтүенчә, бу Мөрәҗәгатьнамә депутат һәм сенаторларга гына түгел, ә илнең һәр гражданына юллана. Чөнки Юлламада Русияне киләчәк алты елда үстерү бурычлары куела. Президент тәү чиратта бүгенге хәлләргә бәя бирә, аннары, эчке һәм тышкы сәясәтне исәпкә алып, ил үсешенең төп юнәлешләрен билгели.

Юлламаның текстын Путин һәрвакыт үзе әзерли, ди президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Аның сөйләвенчә, дәүләт башлыгы телефоннан дистәләгән шалтыратулар ясый, хөкүмәт әгъзалары, ведомстволар җитәкчеләре, үзенең ярдәмчеләре белән очраша. Быел ил башлыгы Юлламага кадәр ике көн кала ачык очрашулар һәм зур чаралар үткәрмәгән. Ул вакытын Юллама әзерләүгә багышлаган.

Әйтергә кирәк: Путинның әлеге Юлламасы – исәп буенча 19нчы. Ул 2017нче һәм 2022нче елларда гына закон чыгаручыларга мөрәҗәгать итмәде.

Быелгы Юллама тәү чиратта кешеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итүгә юнәлтелә. Һәм, әлбәттә, махсус хәрби операциягә бәйле мәсьәләләр дә төп урынны алды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: