Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 февраль , 20:35

“Милләтләр азатлыгы өчен!”

   Бер полярлы дөнья тәртибе дәвере тәмам: “Бердәм Русия” “Милләтләр азатлагы өчен” беренче халыкара форумын үткәрде.

“Милләтләр азатлыгы өчен!”
“Милләтләр азатлыгы өчен!”

Бер полярлы дөнья тәртибе дәвере тәмам: “Бердәм Русия” “Милләтләр азатлагы өчен” беренче халыкара форумын үткәрде.

   Форум үз мәйданына 55тән артык илдән 400дән артык кунаклар кабул итте. Анда Африка, Азия, Якын Көнчыгыш, Латин Америкасы, Европа һәм БДБ илләренең илләренең әйдәүче сәяси көчләре җыелды.

   Форумда катнашучылар алдында Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады һәм форумны үткәрү инициативасы – “искиткеч мөһим”, дип билгеләде.

   “Безнең илебез колониаль системаның нигезен җимерү, милли-азат итүче хәрәкәтләргә ярдәм күрсәтү максатында бик күп эшләде. Яшь бәйсез дәүләтләргә хәвефсезлекләрен тәэмин итүгә, аларның икътисадларын үстерүгә, кискен социаль һәм гуманитар проблемаларын хәл итүгә зур ярдәм күрсәтте. Һәм бүген без күмәкләп чын азатлык  һәм хаклык, барлык илләр һәм халыкларның үсеше, демократик күп полярлы дөнья тәртибе өчен көрәштә бердәм тырышлыгыбызны берләштерергә әзербез,- диде дәүләт башлыгы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: