Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә вакытында муниципалитет җитәкчеләрен кешеләр белән очрашырга теләмәүләре өчен тәнкыйтьләде. “Управдом” форумында дүрт район хакимияте башлыгы үзе катнашмыйча, урынбасарларын гына җибәргән. Власть органнары мондый форум буласын халыкка җиткермәгәннәр. Дистәләгән, хәтта йөзләгән күп фатирлы йортлары булган торак пунктларда форумда ни бары 20 кеше катнашкан.
“Мин русча әйбәт сөйлим, сезгә тагын нинди телдә аңлатырга соң? Форумны башлык үткәрә. Әгәр икенче тапкыр да аңламасагыз, кырысрак аңлатачакмын. Бу нәрсә? Шулкадәр вакытыгыз тыгызмы? Кешеләр янына барыгыз. Бу мыскыл итү дип атала. Бу мине һәм кешеләрне мыскыл итү”, - диде Радий Фәрит улы.
Чыганак; Башкортостан 24