Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 гыйнвар , 18:40

Радий Хәбиров Елена Прочаковскаяга кагылышлы вакыйга турында нәрсә дигән?

Елена Прочаковская/vk.com
Фото:Елена Прочаковская/vk.com

Бүген басма һәм электрон республика массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашу барышында Радий Хәбиров Елена Прочаковская белән булган хәлләр турында үз фикерен белдерде.

Ул БР Башлыгының  социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе  Елена Прочаковскаяның җинаять эзәрлекләвенең хокукый моментларына тукталып тормады, шулай да Радий Хәбиров аның югары шәхси сыйфатларын  ассызыклады,   якын көрәштәше дип атады һәм   намуслылыгында шикләнмәвен белдерде.  

–Сүзем юк, шуңа комментарийлар бирә алмыйм әлегә. Шун гына әйтәм – Елена Анатольевна – үтә дә намуслы кеше. Мин аның матди ягын яхшы беләм: әнисе авырый,  зур кызы һәм оныкларын ул үз иңендә тарта. Вакыйгага карата төрле фикерләрем бар. Әйдәгез, карар чыгаруларын көтик. Миңа бар да үз урынына утырыр  кебек тоела. Әмма сез шуны аңлагыз, нәрсә булса да, ул минем якын көрәштәшем, чын профессионал һәм  намуслы кеше булып калачак, – диде Радий Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

Исегезгә төшерәбез, узган атнада БР Башлыгының  социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе  Елена Прочаковскаяны, мошенниклыкта гаепләп, кулга алдылар.

Прочаковская ханым балачак дустының кызын фиктив рәвештә МФЦга урнаштыра, ул, Русия паспортына ия булмыйча, МФЦда  эшли алсын өчен. 

Тикшерү фикеренчә исә, 2017 елда Елена Прочаковская үзенең дус кызын (Наталья Ф.) баш белгеч итеп билгели, ә хезмәт хакы картасын үзендә тота. Бер ел эчендә анда 750 мең сум акча җыелган. Натальяның адвокаты сүзләренчә, Прочаковская аның кызына эш белән шулай ярдәм иткән (Натальяның кызы – Молдовадан һәм аның гражданлыгы булмаган). Шуңа тәүдә эшкә аның әнисен урнаштырганнар, ә аннары (ике айдан соң)  кызын тиешенчә рәсмиләштергәннәр. Натальяга, бу эштә катнашканга күрә,  шартлы рәвештә ике ел срок биргәннәр.  Суд аның апелляциясен кире каккан. Хәзер ул ул кассациягә барачак.

 

Читайте нас: