Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 гыйнвар , 21:03

Безнекеләр Казахстан җирендә

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Казахстанга барды.

Безнекеләр Казахстан җирендә
Безнекеләр Казахстан җирендә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Казахстанга барды.

   Делегация составына төбәк Хөкүмәте әгъзалары, министерстволар һәм ведомстволар җитәкчеләре, бизнес вәкилләре кергән. Визит кысаларында Казахстан җитәкчелеге белән очрашулар, эшлекле сөйләшүләр, шулай ук “Казахстан – Башкортстан” бизнес-форумында катнашу көтелә.

   Башкортстан делегациясен Казахстанның сәнәгать министры Канат Шарлапаев каршы алды.

   -Без тагын да Казахстанга дәрәҗәле делегация белән, ягъни сүзләрне эшләребез белән дә ныгытырга килдек,- диде Радий Хәбиров.- Гомум алганда, зур һәм тыгыз программа көтә безне.

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: