Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 гыйнвар , 23:09

"Без түзеп тормаячакбыз!"

Радий Хәбиров: "Яшьләр белсен иде: экстремистик акцияләрдә катнашу - зур җинаять, җаваплылыгы зур һәм ул кешенең киләчәге юк дигән сүз".

glavarb.ru "Без тузеп
"Без тузепФото: glavarb.ru

Башкортстанда яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбировка экстремизм күренешләре күренү уңаеннан теләктәшлек белдерде. Дүртөйле районына эш сәфәре белән баргач, республика җитәкчесе бу уңайдан үз фикерен белдерде.

- Бу барыбызга да кагыла, - диделәр дүртөйлеләр. - Авыр заманда яшибез, бөтен милләт кешеләре бер булып берләшкән вакытта кайбер экстремистик төркемнәр безнең бердәмлекне җимерергә тырыша. Без әрнү белән соңгы вакыйгаларны күзәтеп барабыз.

- Аңлавыгыз өчен рәхмәт,- диде Радий Фәрит улы. - Мин алар белән сөйләштем. Мәдәниятне, табигатьне саклыйсыгыз килсә, әйдәгез, бу эшне бергә башкарыйк, дидем. Алар берләшмәде, чөнки аларга башка нәрсә кирәк иде. Алар экстремизм белән шөгыльләнде. Шуңа 2020 елда аларның төркемнәрен суд экстремистик дип тапты. Алар барыбер тынычланмады. Ике кеше котыртып ята: берсе Канадада яши, берсе Балтыйк буенда. Башта Башкортстан Русиядән аерылып чыгачак дип котырдылар, аннан партизаннар отрядлары төзергә чакыра башладылар. Без түзеп тормаячакбыз! Башкортстанда төрле милләт кешеләре дус, тату яши, бүген дошманга каршы берләште. Әлеге хәлдән чыгачакбыз, әмма яшьләр белсен иде: экстремистик акцияләрдә катнашу - зур җинаять, җаваплылыгы зур һәм ул кешенең киләчәге юк дигән сүз.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: