Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 декабрь 2023, 18:53

Путинның сайты эшли башлады

 Бүген РФ Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның сайты эшли башлады, аның белән  https://putin2024.ru/ адресы буенча танышырга мөмкин.

 Сайтта кампаниянең көндәлеге, кандидатның биографиясе, ышанычлы  белдерелгән затлар турында мәгълүмат, сайлау алды штабы элемтәләре һәм төбәк штаблары адреслары урнаштырылган. Шулай ук кампаниянең төп моментлары турында видеоматериаллар тәкъдим ителә. Моннан тыш, соңгы елларда Русиянең кайбер мөһим казанышлары турында бүлек бар. Сайт Русия IT-белгечләре командасы тарафыннан булдырылган. 

Читайте нас: