+6 °С
Болытлы
Бүген, 19 декабрьдә, Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров кадрлар сәясәтендә нәрсәгә таянганын сөйләде.
“Беренче эш көнемнән үк мин түрәләр һәм җитәкчеләр арасында туган-тумачалык булмасын дип катгый күзәтәм. Идарәчеләр командасында бары тик профессионаллар, белемле һәм җаваплы кешеләр булсын дип тырышам. Бу принцип һәрчак безнең кадрлар сәясәтенең нигезендә ятачак”, – диде Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru