Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 декабрь 2023, 12:15

“Брат” абыйсы һәм дусты белән хезмәт итә

Тыныч тормышта да, сугыш яланында да якыннар – зур таяныч.

“Брат” абыйсы һәм дусты белән хезмәт итә
“Брат” абыйсы һәм дусты белән хезмәт итә

Салават шәһәреннән мобилизацияләнгән "Брат” позывнойлы ир-ат СВОда алгы сызыкта – узган  елдан бирле. Моңа кадәр ул ремонт-механика заводында электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Повестканы башта аның дустына тапшырганнар, соңрак хәрби комиссариат вәкиле аның янына да килгән.

“Минем янга балачак дустым килде һәм хәрби комиссариаттан аңа повестка килгәнен әйтте. Шул ук көнне минем фатир ишеген дә кактылар – хәрби комиссариат хезмәткәрләре миңа да чакыру кәгазе тапшырдылар. Аны бертуган абыем  да алды, ул миннән ике яшькә олырак. Менә шулай итеп  без узган елның 26 сентябрендә өчебез бергә киттек. Мин мобилизацияне башта ниндидер маҗара итеп кабул иттем, сугыш уены кебек,  - ди “Брат”.  - Безне Пензага хәрби укуларга җибәрделәр. 2005-2007 елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән идем, ләкин белгәннәрем  онытылган иде инде. Автоматны ничек сүтеп җыярга, ничек атарга икәнен искә төшерергә туры килде. Мин артиллерия дивизионына эләктем. Декабрьгә кадәр Пензада булдык. Ә аннары Донецк Халык Республикасында полигонда бер айга якын өстәмә әзерлек үттек”.

Даими дислокация урынына алар быел гыйнварда килгән. “Брат”  янында Салават шәһәреннән башка кешеләр, шулай ук Стәрлетамак һәм Дүртөйле егетләре хезмәт итә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: