Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 ноябрь 2023, 20:08

Радий Хәбиров икенче срокка сайланачакмы?

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Башкортстан Башлыгы Радий  Хәбиров "туры линия" барышында икенче срокка сайлауларда  катнашачакмы, юкмы дигән сорауга җавап бирде.

Төбәк башлыгы сүзләренчә, 2024 елга кадәр вакыт күп, “аңа кадәр яшәргә кирәк әле”.

“Мин кайчандыр әйткән идем инде: мин – Путин командасы әгъзасы һәм бу карарны тәүдә, әлбәттә, Владимир Владимирович кабул итәчәк. Әгәр ул кирәк дип саный икән: “Бар, тагын эшлә”, – дисә, мин эшлим, сайлауларга барам. Әгәр башка карарлар булса, димәк, без башка карар кабул итәчәкбез, башка урында эшләячәкбез. Шуңа әйдәгез, көтик әле”, – диде Радий Хәбиров.

Журналистның  Русия Президентын сайлауларда Владимир Путин җиңәчәкме дигән сорауга, төбәк Башлыгы барысына да аның рейтингларына күз салырга тәкъдим итте.

Сез карагыз, нинди рейтинг, илдә нинди хәл һәм аның эшен хуплау  бүгенге көндә нинди дәрәҗәдә. Президентыбызның көндәшләре юк”, – диде Радий Хәбиров һәм Владимир Владимир алдагы сайлауларда катнашыр дигән өметен белдерде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: