Сәясәт
26 октябрь 2023, 18:30

"Рудольф Нуриев иленә хыянәт итмәгән!"

"Рудольф Нуриев иленә хыянәт итмәгән!""Рудольф Нуриев иленә хыянәт итмәгән!"
"Рудольф Нуриев иленә хыянәт итмәгән!"

Башкортстанның танылган сәнгать эшлеклеләре, җәмәгать эшлеклеләре КПРФтан Башкортстан Дәүләт җыелышы депутаты Юнир Котлыгужинның якташыбыз һәм дөнья балеты йолдызы Рудольф Нуриевның «шәхес культы белән көрәшү» башлангычына карата фикерен җиткерде. Ул артистны «Ватанга хыянәтче» дип атаган. 

"Җәмәгатьчелекнең игътибарын кешенең шәхси тормышына юнәлтүне, аның талантын һәм классик сәнгатькә керткән өлешен сызып ташлауны, дөнья мәдәнияте казанышларына тискәре һәм бер яклы мөнәсәбәтнең чагылышы дип саныйм", - дип белдергән үз фикерен башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган артисты Аскар Абдразаков.  

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас