Сәясәт
14 сентябрь 2023, 08:06

Мәгариф министры эшеннән китте

Мәктәптә укытучылар җитми, хәзер министр да юкмы?

Мәгариф министр эшеннән киттеМәгариф министр эшеннән китте
Мәгариф министр эшеннән китте

Кичә, 14 сентябрьдә, БР Мәгариф министрлыгы җитәкчесе Айбулат Хаҗин үзенең отставкага китүе турында хәбәр итте.

Хезмәт юлын ул Дәүләт Җыелышында даими нигездә дәвам итәчәк.  Мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге башлыгы республика парламентында профильле комитет җитәкчесе вазифасын да биләргә мөмкин.
Айбулат Хажин Башкортстан Мәгариф министрлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы булып 2018 елның декабрендә килгән иде, ә аннары, 2019 елның ноябрендә, Радий Хәбиров боерыгы белән министр вазифасына билгеләнде.

 Хаҗин 1973 елның сентябрендә Уфа шәһәрендә туган. Уфаның 1 нче санлы медицина училищесын һәм БДПИны “Биология һәм химия” белгечлеге буенча тәмамлаган. Ул, шулай ук, педагогия фәннәре кандидаты.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас