

"Вагнер" фетнәсе белән булган хәлне ишеткәч, запастагы полковник, ОНФның төбәк штабы әгъзасы, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары мәхкәмәсе әгъзасы Илдар Бикбаев ил Президенты Владимир Путинны хуплап мондый сүзләр җиткерде.
"Русия президенытның теләсә нинди карарын республика төгәл һәм катгый үтәячәк. "Вагнер" тарафыннан кылынган эшләр - оятсызлык. Бу илгә хыянәт итү генә түгел, сатлыкҗанлык һәм комсызлык. Мондый хәлләргә юл куярга ярамый. Киресенчә, без берләшергә һәм дошманга каршы төшәргә тиеш. Президентның бу вакыйгаларга биргән бәясен, минемчә, күпләр хуплаячак. Без бу хәлне җиңәчәкбез Без көчле халык! Бергә булыйк!”, - ди Илдар Бикбаев.