Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 Май 2023, 14:09

Ни хәлдә яшәп ятабыз?

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров шул сорауга җавап бирде. 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Эксперт Урал” журналына интервью бирде. Анда ул төбәк икътисадының дүртенче ел рәттән ни сәбәпле үсүен, идарә командасының төп бурычы нинди булуын, индустрия һәм технопарклар болай да күп булуга карамастан, аларның санын нигә арттырырга кирәклеген, төбәк туриндустриясенең нинди төп юнәлешләр буенча үсеш алуын бәян итте.

 Соңгы елда илебез бик җитди чакырулар белән очрашты, бу икътисадка да кагылды. Шул ук вакытта, 2022 елда Башкортстанда сәнәгать җитештерүе үсеше 2,7 процентка артты, бу – округта иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Моңа нинди факторлар аркасында ирешелде? – дигән сорауга төбәк җитәкчесе болай дип җавап бирде:

–  Башкортстан икътисады инде дүртенче ел үсештә. Нефть һәм газ, машина төзү, башка күп тармакларда уңай динамика күрәбез. 2023 елны да шулай ук үсеш белән тәмамларбыз дип ышанам. Шулай да, санкцияләр басымы белән бәйле катлаулылыклар бар, әлбәттә.

Мондый үсешне тәэмин итүче барлык предприятиеләр җитәкчеләренә зур рәхмәт. Бу елларда без республикада сәнәгатькә дәүләт ярдәменең киңкырлы системасын булдырдык. Безнең өчен бу – төп бурыч. Нәкъ шуңа Башкортстан соңгы ике елда сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге буенча Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы рейтингында беренче урынны били, дип уйлыйм.

Минем эш структурасында тематик киңәшмәләр – “Сәнәгать сәгате” һәм “Инвестицияләр сәгате” бар. “Сәнәгать сәгате”ндә без аерым предприятиеләрнең мәсьәләләрен тикшерәбез. Үземнең идарә командасы белән күп кенә эре предприятиеләрнең җитәкчеләрен йөзгә таныйбыз, чөнки аларда даими булабыз, аларның мәсьәләләрен хәл итәргә тырышабыз.

Бездә бизнес-шерифлар институты яхшы эшли. Алар – муниципалитет башлыкларының инвестицияләр җәлеп итү, предприятиеләрне модернизацияләү өчен җаваплы урынбасарлары.

Башкортстанда булдырылган ярдәм чаралары да үзләрен шактый нәтиҗәле күрсәтте. Әйтик, республиканың Сәнәгать үсеше фонды эш күрсәткечләре буенча илдә беренче өчлеккә керә. Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына да зур рәхмәт. Без аның белән Сәнәгать үсеше федераль фонды аша зур мәсьәләләрне хәл итәбез. Башкортстанның кайсыбер предприятиеләре әлеге Фондтан 1,5-2 миллиард сум күләмендә займлар алды.

Икътисадны үстерүгә шулай ук индустриаль һәм технопарклар ярдәм итә, аларның саны республикада инде 30 тирәсе. Ә ике тапкыр күбрәк кирәк, шуңа күрә яңаларын төзүне дәвам итәбез. Кызганычка каршы, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча мондый паркларны финанслауга һәм төзүгә ярдәм итү буенча кайсыбер программалар туктатылды, шуңа күрә моны республика акчаларына эшлибез. Әлеге эшкә бизнесны да җәлеп итү мөһим.

Безнең “Алга” икътисади зонасы Русиядә иң динамикалы үсешкән зона дип танылды. Кайсыбер төбәкләр аерым икътисади зона төзү эшен 2000нче елларда ук башлады. Ә без беренчесен 2020 елда төзедек. Ягъни бу мәсьәләдә егерме елга соңга калдык. Шуңа хәзер куып тотабыз. Тәүдә “Алга” өчен 450 гектар җир бүленгән иде, хәзер территорияне ике тапкырга диярлек киңәйтәбез, яңа мәйданнар өстибез.

Югарыда әйтелгән эшләрнең җыелмасы Башкортстан икътисадының көр халәттә һәм динамикалы үсештә булуына китерде дип уйлым.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: