"Дәүләт бүләкләрен тапшыру безнең өчен бик зур мәртәбә".
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан якташ яугирләргә генерал Шәйморатов ордены, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу атна саен уздырылучы оператив киңәшмә барышында булды.
– Хөрмәтле яугирләр. Дәүләт бүләкләрен тапшыру безнең өчен бик зур мәртәбә. Бөтен республика исеменнән сезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде Радий Хәбиров. – Безнең егетләр – Ватаны саклаучылар лаеклы көрәшеп, җиңеп кайтсыннар өчен без иң яхшы шартларны булдырырга тиешбез дип гел әйтә киләм.