Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 Май 2023, 14:53

Яңа түрәләр билгеләнде

Кемгә нинди вазифа эләкте?

https://vk.com
https://vk.com

Башкортстанда кайсыбер түрәләр алмашты. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 15 майда, хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

Әйтик, Русия Президенты Владимир Путин указы белән Башкортстан Югары суды рәисе итеп Раил Шәйдуллин тәгаенләнде.

12 майда Радий Хәбиров үзенең указы белән хөкүмәт аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахмановны вице-премьерга кадәр күтәрде. Шул ук вакытта ул Мәскәүдәге вәкиллек җитәкчесеннән вице-премьер статусын алды. Нәтиҗәдә вице-премьер вазифаларының гомум саны элеккечә калды. 

Радий Фәрит улы Уфа районы хакимиятенең яңа җитәкчесе итеп Николай Ельников билгеләнүен әйтте.

Ә Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы белән Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Руслан Байкеев тәгаенләнгән.

Радий Хәбиров түрәләргә яңа эш урыннарында уңышлар теләде. 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: