Бүген, 14 майда, Төркиядә президент сайлауда тавыш бирү башланды. Гражданнар ил белән алдагы биш елда идарә итәчәк президентны һәм 600 парламент депутатын сайлаячак.
Сайлауда өч кеше катнаша, әмма төп көрәш хәзерге президент 69 яшьлек Рәҗәп Эрдоган белән Җөмһүрият халык фиркасе лидеры 74 яшьлек Кәмал Кылычдароглы арасында барачак. Өченчесе - элекке парламент депутаты, "Валдай" клубы әгъзасы Синан Оган.Аның өчен тавыш бирүче күп булмас дип көтелә.
Белгечләр, җиңүчене билгеләү өчен, мөгаен икенче тур кирәк булыр дип фаразлый. Беренче тапкыр биш миллионга якын кеше тавыш бирәчәк, ә икенче тур булса, 28 майга тавыш бирүчеләр саны тагын 47,5 меңгә артачак. Сайлауның соңгы нәтиҗәләре 19 майда рәсми газитләрдә басылырга тиеш.
Кайсы җиңәр, сез ничек уйлыйсыз?