Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 апрель 2023, 13:40

Уртак кызыксынулар бар

Алар нәрсәдән гыйбарәт?

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан делегациясенең Абхазия республикасына эш сәфәре кысаларында төбәкнең презентациясе үтте. Республика Премьер-министры Андрей Назаров абхаз коллегаларына Башкортстанның икътисади һәм инвестиця куәте һәм хезмәттәшлекнең иң перспективалы юнәлешләре турында бәян итте.

Андрей Назаров сүзләренчә, соңгы дистә елларда Русия белән Абхазия арасында ныклы сәүдә бәйләнешләре урнашкан. Башкортстан да Абхазия белән икътисади һәм сәүдә элемтәләрен ныгытуда кызыксына. Хөкүмәт Рәисе Башкортстанның ике ел рәттән Русия сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алып торуын әйтте. Фәнни-технологик үсеш буенча алдынгы урыннарда тора. Республика – Русиянең икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе.

Премьер-министр шулай ук визит карточкасы булган берничә уникаль товарны билгеләп үтте. Бергәләп хезмәттәшлекне арттырырга һәм эксклюзив шартларда җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтергә мөмкин, диде ул.

Андрей Назаров республикада бизнеска ярдәм итү мәсьәләсенә җентекле тукталды. Ул декабрьдә узган Халыкара бизнес атналыгы турында да искә төшерде.

“2024 елда Башкортстанда мөһим чара узачак. Бу – безнең башкалабыз Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү. Абхазия делегациясен юбилей тантаналарында көтәбез. Башкортстанга рәхим итегез!” – диде Андрей Назаров.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: