Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 апрель 2023, 12:47

Радий Хәбиров белән Аслан Бжания очрашты

Алар уртак башлангычларны үстерү турында килеште. 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

31 мартта Сухумда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Абхазия Президенты Аслан Бжания очрашты. Алар халыкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында сөйләште.

“Безнең халыкларны күптәнге бәйләнешләр бәйли. Башкортстан халкының безгә авыр чорларда ярдәм итүен Абхазия хәтердә тота. Былтыр без сездә кунакта булдык. Әлбәттә, Башкортстан үзенең уңышлары һәм халкы белән сокландыра”, – диде Аслан Бжания.

Радий Хәбиров уртак башлангычларны үстерүдә кызыксынуын билгеләде.

“Без Абхазиягә җавап визиты белән килүебезгә бик шат. Узган очрашуда без элемтәләрне үстерү турында килештек. 2022 елның сентябрендә Сухумда Башкортстанның Тышкы элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы вәкиле Олег Владимирович Назаров эшли башлады. Без хезмәттәшлекне үстерү потенциалын җентекле өйрәндек. Тәү чиратта, бу – авыл хуҗалыгы продукциясен үзара тәэмин итүне үстерү. Һәм, әлбәттә, Абхазия – уникаль туристлык мөмкинлекләре булган төбәк. Сездә кунакханәләр челтәре үсә, туристлар агымы арта. Һәм без Башкортстан һәм Абхазияне бер-берсенә ачу белән кызыксынабыз”.

Очрашудан соң Радий Хәбиров һәм Аслан Бжания катнашлыгында Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицияләр сәясәт министрлыгы һәм Абхазиянең Икътисад министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: