Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 март 2023, 17:05

Яңа җитәкче билгеләнде

Урал Искәндәров Башкортстан Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы итеп тәгаенләнде.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Урал Искәндәров үзйөрешле машиналарның һәм башка транспорт төрләренең техник торышын күзәтчелек итү буенча дәүләт инспекциясе начальнигы итеп билгеләнде.

Элегрәк Башкортстан башлыгы боерыгы белән Урал Искәндәров Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәмчесе вазифасыннан азат ителгән иде.

Башкортстан башлыгының икенче указы белән Ринат Галимов үз теләге буенча үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтчелек итү буенча дәүләт инспекциясе начальнигы вазифасыннан азат ителә.

Бүген оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Ринат Галимовка республиканың Мактау грамотасын тапшырды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: