Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 февраль 2023, 15:09

Яшьләргә атака ясыйлар...

   Русия Президенты В. Путин әйтүенчә, Көнбатышның максаты – Русиягә стратегик һөҗүм ясап, аны юкка чыгару.

Яшьләргә атака ясыйлар...
Яшьләргә атака ясыйлар...

   Русия Президенты В. Путин әйтүенчә, Көнбатышның максаты – Русиягә стратегик һөҗүм ясап, аны юкка чыгару.

   “Без моны тик шулай аңлыйбыз. Монда сүз илебезнең яшәве турында бара. Алар шуны яхшы аңлый: Русияне сугыш мәйданында җиңү мөмкин түгел, шуңа да мәгълүмати һөҗүм алып баралар. Максатлары яшьләребезгә тәэсир итү. Һәрвакыт алдашалар, безнең мәдәниятебезгә, рус православие чиркәвенә атакалар эшлиләр”,- диде Путин.

   “Көнбатышның ниләр кылануын карагыз әле. Педофилия нормага әверелә, руханилар бер җенесле никахларны теркиләр. Өлкән кешеләр ничек теләсә, шулай яши ала. Беркем дә аларның шәхси тормышына катышмый, без дә моны эшләргә җыенмыйбыз. Ләкин сез дөньяның дини китапларына күз салыгыз әле – анда барсы да язылган. Шул исәптән, гаилә – ир белән хатын арасындагы союз дип. Ләкин бүген изге китаплар да шик астына алына. Элиталар акылдан шаша, ә моны, бер сүз белән әйткәндә, дәвалау инде мөмкин түгел”,- диде В. Путин.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: