Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 февраль 2023, 19:10

Илебез өчен хәлиткеч мәгънәгәгә ия темалар билгеләнде

karmaskaly-nov.ru
Фото:karmaskaly-nov.ru

Бүген, 21 февральдә, Башкорстстан Башлыгы Радий Хәбиров Президент Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юлламасын укып ишеттерү тантанасында катнашты.

Кунак сараенда узган тантанада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы  депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, төбәкләрнең парламент рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Журналистларга биргән интервьюсында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинның Юлламасының төп тезисларына комментарий бирде:

-Эмоцияләргә килгәндә, Юллама үзгә бер вакытта әйтелә, һәм аны тыңларга без аеруча дулкынланып килдек. Бу тантанада тәүге тапкыр түгел мин, шуңа да чараның үзенчәлеген күрдем – Президент Юлламасының шактый өлешен катнашучылар басып тыңлады. Чөнки Владимир Владимирович бу чорда илебез һәм бөтен дөнья өчен мөһим нәрсәләр хакында сөйләде.

Әлбәттә, без  махсус хәрби операция кысаларында тормышка ашырылган мәсьәләләрне раслау булыр дип аңладык һәм көттек. Янә төп мәсьәлә – Донбасска, безнең яңа дүрт территориябезгә ярдәм күрсәтү.

Махсус хәрби операциядә катнашкан  һәркем өчен ярдәм чаралары хакында әйтелде. Русиядә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәм махсус операция ветераннарына адреслы ярдәм фонды булдырылачак, дип белдерде  Владимир Путин.

Шулай ук дәүләт башлыгы сугышчылар өчен ярты ел саен, кимендә 14 көнлек отпуск билгеләргә тәкъдим итте. Юлга киткән вакытны исәпкә алмыйча, дип өстәде ул.

Русия Президенты ил икътисадының технологик мөмкинлекләрен киңәйтү кирәклеге турында да фикерен белдерде.

   Монда мөһим инструмент булып сәнәгать ипотекасы тора алыр иде. Ташламалы кредитны сәнәгать мәйданнары сатып алудан тыш, төзелеш һәм модернизация өчен дә алырга мөмкин. Бу максатларга, ташламалы 3-5 процент белән, ярты миллиардка кадәр акчаны 7 елга кадәр алырга була.   

-Кабатлап әйтәм, Юлламада мин тәүге тапкыр түгел, әмма бүген үзгә бер эмоцияләр кичерәм. Без – зур бер ил, бердәм халык. Без, әлбәттә, җиңәчәкбез!

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: