Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 февраль 2023, 10:56

Читтән торып тавыш биреп булачак

Читтән торып тавыш биреп булачак
Читтән торып тавыш биреп булачак

БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутатлары республиканың Сайлаулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертергә планлаштыра. Кодексны дистанцион электрон тавыш бирү тәртибе турындагы положение белән тулыландырачаклар. Депутатлар закон проектын 22 февральдә өченче укуда караячаклар. Дистанцион тавыш бирү гадәти тавыш бирү кебек үк, РФ Үзәк сайлау комиссиясе белән килешү буенча, республика үзәк сайлау комиссиясе карарына ярашлы кулланылырга мөмкин. Ул сертификация үткән һәм РФ Үзәк сайлау комиссиясенең таләпләренә туры килгән "Сайлаулар" һәм башка дәүләт мәгълүмати системалары ярдәмендә үткәреләчәк. Электрон тавыш бирү өчен мөмкинлеге булган сайлаучы сайлау участогында бюллетень ала алмаячак, шулай да нәкъ сайлау участогында электрон тавыш бирү өчен техник җайланмалардан куллана алачак. Яшерен тавыш бирү гарантияләнә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: