Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 февраль 2023, 18:30

Нургалиевка беренче урынбасар вазыйфасы йөкләттеләр

Рәшит Гомәрович яңа урында да сынатмас, шәт.

Нургалиевка беренче урынбасар вазыйфасы йөкләттеләр
Нургалиевка беренче урынбасар вазыйфасы йөкләттеләр

Русия Президенты Владимир Путин Рәшит Нургалиевны Русия Иминлек Советы секретаренең беренче урынбасары итеп билгеләде.

 Бу хактагы  указ хокукый мәгълүматнең рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Элегрәк Нургалиев  Иминлек  Советы Секретаре урынбасары булып эшләде.

Үз чиратында секретарь урынбасары итеп  Алексей Шевцов тәгаенләнгән. "Шевцов Алексей Леонтьевичны Русия Федерациясе Иминлек  Советы секретаре урынбасары итеп билгеләргә", — диелә икенче Указда.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: