Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 февраль 2023, 16:43

Хәрби билет сатып алырга ярдәм итәбез

Шундый реклама очраганыгыз бармы?

"Хәрби билет"  сатып алырга ярдәм итәбез
"Хәрби билет" сатып алырга ярдәм итәбез

БРның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Дәүләт Думасына “Реклама турында”гы Федераль законның 7нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы федераль закон проектын карауга кертергә җыена.
Республика парламенты спикеры Константин Толкачев аңлатуынча, закон проекты ярдәмендә “гражданнарны хәрби бурыч үтәүдән азат итүгә булышлык күрсәтүче” хезмәтләрне рекламалауны тыярга тәкъдим ителә.
Бүген мәгълүмати киңлек шуңа охшаш агрессив реклама белән тулган. Төрле коммерция структуралары, акчага армия хезмәтеннән качучыларга тиешле юридик һәм медицина хезмәтләре күрсәтеп, аларга закон нигезендә чакырылыштан качып калырга ярдәм итәбез дип вәгъдә бирә”, – ди Константин Толкачёв.
“Ватанны яклау – Русия Федерациясе гражданинының бурычы, – дип белдерде парламент рәисе. –Хәрби һәм альтернатив гражданлык хезмәтеннән качу өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Хәрби исәп буенча бурычларын үтәмәгән, медицина тикшерүеннән качып йөргән өчен административ җаваплылык каралган. Югарыда язылган хезмәтләр рекламасы чынында кешеләрне хокук бозуга этәрә”

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: