Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 февраль 2023, 15:53

Русиялеләрне халыкара турнирларга үткәрмәкчеләр

Ә кемнәрдер спорт белән сәясәтне әле дә бутый.

Русиялеләрне халыкара турнирларга үткәрмәкчеләр
Русиялеләрне халыкара турнирларга үткәрмәкчеләр

Ә кемнәрдер спорт белән сәясәтне әле дә бутый.

 

АКШ Олимпия комитеты җитәкчесе Джин Сайкс Халыкара олимпия комитетының (МОК) русиялеләрне  халыкара турнирларда катнашу хокукын кайтару турындагы тәкъдимен кабул итте. Бу хакта Associated Press белдерә.

Джин Сайкс: “Без АКШның күп спортчылары фикерен тыңладык, аларның дөньяның иң яхшы спортчылары белән  ярышырга теләүләрен аңлыйбыз, әмма ләкин хәвефсез һәм гадел уен оештырган очракта гына бу мөмкин.”

 

Сайкс Халыкара олимпия комитетының булган санкцияләрне саклаячагы һәм нейтраль статуста булган спортчыларны гына турнирларга үткәрергә тиеш булуын белдерде. ХОК (МОК) 25 гыйнвар көнне  шундый шартлар белән генә Русия һәм Белорусия атлетларын ярышларда катнаштыру мөмкинлеген каравын белдерде. Ягъни, махсус операциягә теләктәшлек белдермәгән, допингка каршы таләпләрне бозмаган спортчылар гына халыкара турнирда катнаша алачак.

Әмма Украина Милли олимпия комитеты башлыгы Вадим Гутцайт, Русия һәм Белорусия спортчылары катнашаса, җыелма командаларның “Уен-2024” каршылык белдерүе ихтимал, диде. Ә Латвия һәм Польша ул бойкотка кушылырга  әзер.

Сазлыкларыннан чыгалмый, бөркетләргә карап бакылдашып яткан бакалар кебек яшәүчеләр күп шул...

 

Русиялеләрне халыкара турнирларга үткәрмәкчеләр
Русиялеләрне халыкара турнирларга үткәрмәкчеләр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: